Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баландыш авылындагы Кичке уенда Рәйсә Нәбиуллина лотереяга колын отты
«Теләче» район газетасына язылуда лотереядә катнашырга теләүчеләр бихисап иде, 700ләп квитанция җыелды», - диде газета мөхәррире Ленар Хуҗин.
Теләче районы Баландыш авылында «Китап» радиосы белән берлектә узган «Кичке уен» бәйрәмендә Рәйсә Нәбиуллинага колын бирелде. Ул «Теләче» газетасына язылучылар арасында лотереянең төп бүләген алды.
«Колынны Теләче фермеры, көрәш буенча спорт мастеры Сәгыйть Гыйниятуллин бирде. Лотереядә катнашырга теләүчеләр бихисап иде, 700ләп квитанция җыелды. Әле бер кешенең дә мондый бәйрәм оештырмагыз, дип, әйткәне булмады», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Теләче-информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе, «Теләче» газетасы баш мөхәррире Ленар Хуҗин.
Лотереядә бүләкләр арасында бал, җиләк, стаканнар наборы, авыл хуҗалыгы әйберләренә сертификатлар, «Татар дөньясы» дигән китаплар һ.б. бар иде.
Аның әйтүенчә, кичке уен бәйрәме «Китап» радиосы концерты белән берлектә республикада беренче тапкыр оештырыла.
«Түгәрәк уен» дип исемләнгән кичә - халкыбызның электән килгән гореф-гадәте. Ул җәйге матур кичләрдә кояш баткач үткәрелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер минутка да тынып тормаган. Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан, кавышкан һәм вәгьдә бирешкән. Без бүген шушы гореф-гадәтләрне искә алып, бәйрәм итәргә җыелдык», - диде ул.
Баландыш авылында яшәүче Резидә Җәләлиева Кичке уенга өч баласы белән милли киемдә киенеп килгән иде. Аның фикеренчә, мондый бәйрәмнәр туганнар белән күрешүгә бер сәбәп. «Тора-бара миллилеккә тартылабыз. Татарлыкка омтылабыз. Мондый бәйрәмнәр кирәк. Кеше газетага гына язылып калмый, бүләге истәлеккә кала», - диде ул.
Баландыш авыл башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин бәйрәм иганәчеләренә, концертта катнашкан «Китап» радиосы хезмәткәрләре, артистларга, авыл халкына рәхмәтен белдерде.
Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин халыкны милли-музыкаль, әдәби кичә үткәрелүе белән котлады. «Безнең авыл мәдәният йортлары, китапханәләрдә элекке гореф-гадәтләрне кайтару буенча зур эшләр алып барыла», - диде ул.
Илнур Хәмидуллин Теләче район советы башкарма комитеты исеменнән медиа өлкәдә куйган нәтиҗәле хезмәте өчен «Китап» радиосына Рәхмәт хатын тапшырды.
Бәйрәм җыр-бию, катыктан акча эзләү, әтәч тоту, тизлеккә ат тугару һәм җигү, йөзек салу кебек уеннар белән үрелеп барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз