Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баландыш авылында «Кичке уен»да район газетасы абунәчеләре арасында бүләкләр уйнатылачак
29 июльдә 16.00 сәгатьтә Теләче районы Баландыш авылында «Кичке уен» бәйрәме була. Бәйрәмдә «Теләче» районы газетасы абунәчеләре арасында бүләкләр уйнатылачак.
«Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан фольклор коллективларның чыгышлары көтелә, халкыбызның милли уеннарын яңартачакбыз, халкыбыз яратып уйный торган яңа уеннар да булачак. Чарада «Шәп блогерлар» командасы да чакырулы. Лилия Хәйруллина, Алмаз Хәмзин, Айгөл Нәбиуллина чыгыш ясаячак», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә» «Теләче информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин.
«Теләче» район газетасына 2023 елның икенче ярты еллыгы өчен язылучылар арасында бүләкләр уйнатылачак. «Төп бүләк - бозау. Күпсанлы газета язылучылары соравы буенча «Кичке уен»ны Баландыш авылы җирлегендә урнашкан аланлыкта оештырырга булдык. Район халкын, шушы җирлектә яшәүче халыкка бәйрәм рухын тудырып, аларның күңелләрен күреп, ял иттереп, милли уеннарда катнаштырырга телибез. Барлык кешене дә чакырып калабыз», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз