news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Баламишкин» ансамбле Актаныш районының Пучы картлар йортында концерт куйды

«Баламишкин» ансамбле Актаныш районының Пучы картлар йортында концерт куйды
Фото: "Актаныш-информ" сайты

Өлкәннәр көне уңаеннан Актаныш районының Пучы авылындагы картлар һәм инвалидлар йортында «Баламишкин» гармунчылар ансамбле килеп концерт куйды. Бу хакта «Актаныш-информ» яза.

Японнарның зирәклеге нәкъ татар халкыныкына охшаш, безнең милләттәшләр дә «Олы кеше-солы төше», «Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләрнекен янчыкка сал», «Олының сүзен оекка кыстыр», «Картлар сүзен кар басмас» дип, ак сакаллы ил картларын, ак яулыклы ак әбиләрне олылый, аларның тормыш зирәклегеннән үрнәк ала.

«Баламишкин» гармунчылар ансамбле дә менә шул халык әйтемнәрен истә тотып, әби-бабайларга бик матур, җанлы, җылы концерт күрсәтте. Төрле сәбәпләр аркасында якыннарының җан җылысыннан аерылып, олыгайган көннәрен чит-ят даирәдә, дәүләт карамагында үткәрүче өлкәннәр җырлы-биюле тамашаны дөньяларын онытып тамаша кылды, бу мизгелләрдә алар кабат дәртле, дәрманлы чакларына кайттылар. Үзләре дә сизмәстән яшьлек моңнары яңгыраганда кушылып җырладылар, дәртле татар көйләре яңгыраганда аякларын язып биеп тә алдылар.

Пучы Картлар һәм инвалидлар йорты коллективы барлык биредә яшәүчеләр исеменнән Иске Сәфәр мәдәният йорты директоры Илдус Харунов җитәкчелегендәге «Баламишкин» гармунчылар ансамбленә олы рәхмәтен белдерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot