news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалы хезмәткәрне өстәмә эшкә җәлеп итү өчен, аның язмача ризалыгы таләп ителәчәк

Әлеге яңалык 14 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарга, шулай ук өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала (аларның кечкенәсенә 14 яшь тулмаса) тәрбияләүче ата-аналар яки опекуннарга кагыла.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Күп балалы хезмәткәрләрне бары тик аларның ризалыгы белән генә төнге яки эш сәгатеннән тыш башкарылган эшкә җәлеп итә, шулай ук командировкага җибәрә алачаклар, диелә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган законда. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Әлеге яңалык 14 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарга, шулай ук өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала (аларның кечкенәсенә 14 яшь тулмаса) тәрбияләүче ата-аналар яки опекуннарга кагыла.

Закон шулай ук 14 яшькә кадәрге баланың әтисе яки әнисе вахта алымы белән эшли торган гаиләләрне дә күздә тота.

Мондый гражданнарны эш сәгатеннән тыш башкарыла торган яки төнге эшкә аларның язмача ризалыгы белән генә җәлеп итеп булачак.

Закон нигезендә шулай ук инвалидлар өчен өстәмә гарантияләр дә билгеләнә. Аларны сәламәтлеге мөмкинлек биргән очракта гына үзләренең ризалыгы белән командировкага җибәрә алачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot