Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балалы гаиләләргә кышын таксида йөрү өчен сертификат бирә башларга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен ел саен бирелә торган «кышкы транспорт сертификаты» булдырырга тәкъдим итте. Сертификатның күләме 5 мең сум тәшкил итәчәк. Аны кышкы чорда – 1 декабрьдән 31 мартка кадәр таксида йөрү өчен өчен кулланырга мөмкин булачак.
Парламентарий тәкъдимне Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяковка һәм транспорт министры Андрей Никитинга юллаган. Документ тексты РИА Новости карамагында бар.
«Кышын уңайсыз шартларда (көчле салкыннарда, ОРВИ һәм грипп таралу сезонында, бозлавыкта) кечкенә балалы гаиләләрнең иминлеген арттыру өчен ел саен бирелә торган «кышкы транспорт сертификаты»н кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм. Җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләрдәге ата-аналарның (опекуннарның) берсенә ел саен 5000 (биш мең) номиналлы электрон сертификат бирергә кирәк», - диелә документта.
Чернышов фикеренчә, сертификат гаиләләрнең таксига чыгымнарын өлешчә яки тулысынча компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чара гаиләләрнең иминлеген арттырачак, имгәнү һәм туңу куркынычын киметәчәк, шулай ук эпидемияләр чорында җәмәгать транспортында йөрмәскә ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз