news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалы гаиләләргә 1 гыйнвардан гамәлдә булган яңа салым түләүләре турында искә төшерделәр

2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы гамәлгә керде. Бу хакта РИА «Новости» Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякинга сылтама белән хәбәр итә.

Түләүгә ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар исәп тота ала. Балаларның яше 18 яшьтән артмаска тиеш, көндезге укуда – 23 яшь. Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме 1,5 региональ яшәү минимумыннан югары булмаска тиеш.

Ярдәм чарасы шулай ук уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә дә кагыла. Түләү алу өчен мәҗбүри шарт – мөрәҗәгать итүченең алимент буенча бурычы булмау.

news_right_1
news_right_2
news_bot