news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалы гаиләләр өчен яңа еллык түләүне бирү тәртибе билгеле булды

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин балалы гаиләләр өчен яңа еллык түләүне билгеләү тәртибен раслаучы карарны имзалады. Ярдәм чарасы 2026 елдан гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Түләүне ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар ала алачак. Балалар өчен яшь чикләве – 18 яшькә кадәр (көндезге бүлектә укучы студент балалар очрагында – 23 яшькә кадәр). Төп шарт: гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан артыграк булмаска тиеш.

Ярдәм чарасы физик затлар керемнәренә түләнгән салымның бер өлешен кире кайтаруны күздә тота. Түләү алучыларга салым түләве бәясен 6 процентлы ташламалы ставка буенча исәпләячәкләр, ә аерманы кире кайтарачаклар. Акча елына бер мәртәбә күчереләчәк.

2025 ел өчен түләүне салым хисабын җыю чоры тәмамланганнан соң рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Гаризалар 2026 елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр кабул ителәчәк.

Федераль бюджетта программаны финанслау өчен шактый зур суммаларбүлеп бирелгән:

  • 2026 елга – 120 миллиард сумга якын;
  • 2027 елга – 128 миллиард сумнан артык;
  • 2028 елга – 138 миллиард сумнан артык.

Яңа түләү федераль закон белән регламентланган. Аны элегрәк Россия Президенты имзалады.

news_right_1
news_right_2
news_bot