Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балалы гаиләләр өчен җәй көне трассалар буенча йөрүгә ташлама кертергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында түләүле юллар буенча курорт төбәкләренә баруга 30 процент күләмендә ташлама кертергә тәкъдим иттеләр. Ташлама балалы гаиләләргә кагыла, һәм ул июньнән августка кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта ТАСС яза.
Инициаторлар сүзләренчә, автотуризм - Россиядә эчке туризм үсешенең төп факторларының берсе. Шул ук вакытта түләүле федераль трассалар буенча йөрү бәясе даими үсә, шуның аркасында балалы гаиләләр өчен сәяхәтнең мондый ысулы куркыныч астында тора. Авторлар билгеләп үткәнчә, төп Көньяк маршрут – М-4 «Дон» трассасы буенча бер якка бару 5,6 мең сум тора. Бу 2022 елда юл йөрү бәясеннән ике тапкырга күбрәк.
Шуңа бәйле рәвештә парламентарийлар җәй көне бер һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен М-4 «Дон» һәм А-289 «Краснодар - Кырым күпере» трассалары буенча йөрүгә 30 процент ташлама бирүне максатка ярашлы дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз