Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балалы гаиләләр июль өчен түләүләр һәм пособиеләрне 3 һәм 5 август көннәрендә алачак
Балалы гаиләләр июль ае өчен тиешле түләүләрне һәм пособиеләрне 3 һәм 5 август көннәрендә алачак. Бу хакта Россия Социаль фонды МАКСтагы каналында хәбәр итә.
3 августта банк счетларына бердәм пособие һәм эшләмәүче ата-аналарга яшь ярымга кадәр бала карау буенча түләү күчереләчәк, дип ачыклык керттеләр фондта.
5 августта ана капиталы акчаларыннан түләү күчереләчәк.
Акча көн дәвамында – иртәдән кичкә кадәр күчерелергә мөмкин.
Әгәр гаилә июль өчен түләүне билгеләнгән вакыттан иртәрәк алган булса, киләсе түләү август өчен сентябрьдә башкарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз