news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалы гаиләләр ана капиталыннан активрак файдалана башлаган

2017 елның I кварталында акчалардан 14,6 %ка күбрәк сертификат иясе файдаланган.

(Казан, 12 май, "Татар-информ") 2017 елның гыйнвар-мартында ана капиталы акчаларыннан 22,47 меңгә күбрәк гайлә файдаланган. Бу, 2016 елның I кварталы белән чагыштырганда, 14,6%ка күбрәк. Бу хакта Россия Хисап палатасына сылтама ясап, "Известия" газетасы яза.

Ведомство мәгълүматлары буенча, гомумән алганда, ана капиталы акчаларыннан 2017 елның апреленә 4,798 млн балалы гаилә кулланган, бу сертификат алучыларның 61,6%.

Ана капиталы икенче яки аннан соңгы балаларын табучыларга яки балалыкка алучыларга бирелә. Аның күләме 453 026 сум тәшкил итә.

Ана капиталы акчалары торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга, ананың пенсиясенә өстәмәгә, һәм инвалид баланы дәвалауга тотыла ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100