news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалары булган гаиләләр Казан Кремлендәге «Хәзинә» галереясына бушлай керә алачак

Балалары булган гаиләләр өчен «Хәзинә» милли сәнгать галереясына керү 8 июльдә бушлай булачак. Бу Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү белән бәйле.

Галереяда «Николай Фешин. Битләр таралгач» күргәзмәсен күрергә мөмкин. Анда рәссамның хатларыннан һәм автобиографиясеннән өзекләр тәкъдим ителгән. Шулай ук учреждениедә инклюзив экспозиция ачылган: «Үтәли тою» – скульптураларның фактурасын һәм детальләрен тою өчен кунакларның аларга кагылу мөмкинлеге бар. Икенче күргәзмә – «Казан турында ярату белән» – тамашачыга яраткан шәһәре буйлап вакыт һәм чор аша йөрергә, ТР башкаласының атмосферасына чумарга һәм көндәлек ыгы-зыгы белән сизелми торган детальләрне күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, 8 июльдә галереяда «Заман» нәшриятының «Элисның Тегү патшалагындагы маҗаралары» балалар китабы тәкъдим ителәчәк. Китап авторы – язучы Рауза Хуҗәхмәтова. Иллюстрацияләрне рәссам Андрей Шляпкин әзерләгән.

Галерея 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр ачык булачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100