news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалары булган гаиләләр өчен ипотеканы субсидияләү кагыйдәләре расланды

Икенче һәм өченче балалары туган ата-аналарга түбән ставкалы процентлар белән гомуми күләмдә 600 млрд сумга кадәр кредит алырга мөмкинлек бирелә.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия хөкүмәте ике яки өч балалы гаиләләр өчен ипотеканы субсидияләү кагыйдәләрен раслады. Тиешле документ Россия Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыкан.

Кагыйдәләр буенча, 2018 елның 1 гыйнварыннан - 2022 елның 31 декабренә кадәр гаиләдә икенче яки өченче бала туганда,  ставканы 6 процент дәрәҗәсендә 3-5 ел дәвамында субсидияләү каралган. Әлеге хокукка беренчел базарда фатир сатып алу өчен кредит алучы яки элекке кредитын каплау өчен яңа шартларда кредит алучы (рефинанслаучы) заемщиклар ия була ала.

Икенче һәм өченче балаларын тудырган ата-аналар түбән ставкалы процентлар белән гомуми күләмдә 600 млрд сумга кадәр кредитлар ала алалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100