news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалары булган барлык студентларга стипендия түләргә тәкъдим иттеләр

Стипендияне балалары булган көндезге бүлектә укучы студентларга гына түгел, ә, бюджет яки бюджет булмаган формада белем алуга карамастан, көндезге-читтән торып уку һәм читтән торып уку бүлекләрендә укучыларга да түләргә кирәк, дип саный сенатор Наталия Косихина. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы Хезмәт министрлыгына студентлар өчен яңа социаль стипендия турында тәкъдим юллаган. Инициатива мәктәпкәчә яшьтәге баласы булган һәм югары уку йортларында укучы әни һәм әти кешеләргә ай саен минималь хезмәт хакы күләмендә стипендия түләүне күздә тота.

«Уку һәм бала үстерүне бергә алып баручы яшь гражданнарга ярдәм итү һәм яклауга нигезләнгән дөрес һәм мөһим тәкъдим. Киләсе елда минималь хезмәт хакы күләме 22 мең сумнан артып китәргә мөмкин, дип фаразлыйлар. Бу – укуны ташламыйча, аны лаеклы рәвештә тәмамларга теләгән, әмма шул ук вакытта үзен һәм баласын тәэмин итәр өчен өстәмә эштә эшләп акча юнәтергә мәҗбүр булган ата-аналар өчен бик кирәкле матди түләүләр», – ди Косихина «РИА Новости»га.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100