news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалары белән урманда шалашта яшәгән хатын турындагы мәгълүматны прокуратура тикшерә

Апрель башында Лениногорскида яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз үзенең ике улын урманга алып киткән.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). ТР Прокуратурасы балалары белән бергә урманда шалашта яшәгән хатын-кыз турындагы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк язып чыкканча, апрель башында Лениногорскида яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз үзенең ике улын урманга алып киткән. Гаилә урман уртасында шалашта яшәгән. Ике атнадан соң хатынның олы малае шул тирәдә эшләгән нефтьчеләргә мөрәҗәгать итеп, алардан ярдәм сораган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100