news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балаларның җәйге ялы мәсьәләләре буенча Татарстанда кайнар элемтә эшләячәк

«Җәйге кампания барышында балаларның ялын сыйфатлы итеп оештыру буенча тәүлеклек куркынычсызлык контроле эшләячәк», — диде Дамир Фәттахов.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балаларның җәйге ялы мәсьәләләре буенча Татарстанда кайнар элемтә оештырылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте.

Республика халкы лагерьлар эше турында 8 (843) 207-28-73 һәм 8-953-999-10-59 номерларына шалтыратып белешә ала. Казан лагерьлары буенча «Ял» шәһәр үзәге шөгыльләнә. Кайнар элемтә номерлары: 8 (843) 236-61-24, 236-61-26 һәм 236-61-49.

«Кайнар линия телефоннарыннан файдаланып, үзегезне борчый торган сораулар буенча мөрәҗәгать итә аласыз. Җәйге кампания барышында балаларның ялын сыйфатлы итеп оештыру буенча тәүлеклек куркынычсызлык контроле эшләячәк», — диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot