Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балаларның җәйге чорын уздыруга багышланган фестивальдә төрле төбәк лагерьлары программаларын тәкъдим итәчәк
Балаларның җәйге чорын уздыруга багышланган фестивальдә төрле төбәк лагерьлары программаларын тәкъдим итәчәк
(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 5-10 ноябрь көннәрендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Казанның “Солнечный” сәламәтләндерү лагеренда балалар һәм яшьләрнең җәйге ял һәм эш чоры өлкәсендә вариатив программаларның төбәкара фестивален уздыра. Бу фестивальнең быел 6 нчы тапкыр үткәрелүе һәм анда Идел буе федераль округының иң көчле лагерьлары катнаша.
Балалар һәм яшьләр берләшмәләре лидерларына дип исәпләнгән әлеге сменага Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәреннән, Чуашстан Республикасы башкаласы Чабаксардан “Лето NonStop”, Кировтан “Школа лидеров” һәм “Юность”, Пензадан “Пчелка” экология мәктәбе, Ижевскидан “Добро без границ” волонтерлар лагере, Чаллыдан “Формула успеха” һәм “Движение” театр лагере, Казаннан “Территория – Мы” яшьләр өчен интеллектуаль-психологик лагерь, Түбән Камадан “Желтый бегемот” журналистлар лагере вәкилләре чакырылган. Идел буе федераль округының 7 төбәгеннән барысы 10 делегация киләчәк.
Фестиваль программасында түбәндәге эшләр каралган: һәр катнашучы үзе әзерләп килгән программаны тәкъдир итә, педагоглар өчен вожатыйлар мәктәбе үткәрү һәм программа җитәкчеләре һәм педагоглар өчен семинарлар уздыру.
Шулай ук чит төбәктән килгән кунаклар өчен Казан буенча бик бай эчтәлекле экскурсия программасы әзерләнгән. Эксперт Совет әгъзалары белән эшлекле очрашулар да көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз