Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балаларны яклау көнендә Мәскәү халкын татар милли ризыкларын әзерләргә өйрәтәчәкләр
Балаларны яклау көне алдыннан Мәскәү татарлары автономиясе башкалада «Ак Бүре фест» гаилә бәйрәме уздыра. Чара 27 майга билгеләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Бәйрәмдә балалар «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» мультфильмының төп герое белән таныша, татарча яңа сүзләр өйрәнә һәм милли ризыклар пешерергә өйрәнә алачак. Шулай ук уеннар, бәйгеләр, викторина һәм мастер-класслар да була.
Бәйрәм Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә (Кече Татар тыкрыгы, 8 йорт), 12:00 сәгатьтә башлана. 79962208153 номерына шалтыратып алдан теркәлергә кирәк.
Искәртеп үтик, 2022 елның сентябреннән башлап, «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» белем бирү проекты кысаларында балалар өчен язучылар, журналистлар һәм төрле танылган кешеләр белән очрашулар уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз