news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларны яклау көнендә Казанда күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләделәр

Балаларны яклау көнендә Казанда күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләделәр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Балаларны яклау көне уңаеннан Казанның «Туган авылым» комплексында зур бәйрәм узды. Чарада «Татар-информ» хәбәрчесе булып кайтты.

Бәйрәм чарасын «Туган авылым» комплексы Казанның ЗАГС идарәсе белән берлектә оештырган. «Зур гаилә яллары» проекты кысаларында бүген олы бәйрәм үткәрергә булдык. Бирегә үрнәк булган күпбалалы гаиләләрне чакырдык», — дип сөйләде Казан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Елена Студенинкина.

«Туган авылым» комплексы һәрвакыт балаларны җылы итеп каршы ала, безгә бөтен дөньядан кунаклар килә. Барыгызга да гаилә иминлеге, җәйге кәеф күтәренкелеге телим», — диде «Туган авылым» хуҗасы Радик Абдрахманов.

Алга таба чара күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләү белән дәвам итте. Аларга гөлләмәләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм сәхнәсендә балалар ансамбльләре, җырчылар һәм музыкантлар чыгыш ясады. «Шаян ТВ» телеканалы фотозона тәкъдим итте. Балалар өчен төрле мастер-класслар, күңелле уеннар оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100