news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балаларны яклау көнендә Казанда «Бәләкәч Фест» балалар коляскасы парады узачак

1 июньдә «Наратлык» паркында балалар коляскаларының иҗади фестивале узачак. Теләге булган һәркем уникаль бизәлеш булдыра һәм колоннада уза ала. Фестиваль кунакларын төрле программа көтә. Бу хакта Казан мәдәният идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парадта катнашучыларны профессиональ жюри бәяләячәк. Алар биш номинациядә иң яхшы колясканы сайлаячак: «Иң креатив коляска», «Иң сокландыргыч коляска», «Әкият/мультфильмнан коляска», «Фильм/сериалдан коляска» һәм «Патриотик коляска».

Бәйрәмдә гипс сыннарны буяу буенча мастер-класс, шулай ук бәйрәм концерты оештырылачак.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга һәм яңалыкларны күзәтү өчен фестивальнең телеграм-каналына керергә кирәк. Шуннан соң тәкъдим ителгән номинацияләрнең берсен сайлап алырга һәм колясканы билгеле бер стильдә бизәргә кирәк.

«Бәләкәч Фест»ка керү ирекле. Башлану вакыты – 11:00 сәгәтьтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot