news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларны яклау көненә яшь әниләр парады узачак

Үзәк мәйданда “Балачак дөньясы” дип аталган уен мәйданчыгы эшләчәк

 (Казан, 28 май, “Татар-информ”).1 июнь - Бөтендөнья балаларны яклау көне уңаеннан, Нурлатның үзәк паркында бәйрәм оештырыла. Велоузышта катнашырга велосипедлары булган балалар, ә парадта катнашырга бала арбалары белән яшь әниләр чакырыла. Биредә күңел ачу программасы, батут, аттракционнар эшләячәк. Бәйрәм чарасы иртәнге 9да башлана.

Шулай ук бу көнне “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге кафеда хәйрия төшке ашы оештыра, үзәк мәйданда “Балачак дөньясы” дип аталган уен мәйданчыгы эшләчәк, балалар Сабан туе узачак, район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә курчак театры да күрсәтеләчәк, дип белдерә районның “Дуслык” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100