Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Балаларны яклау — Халыкара Балаларны яклау көне белән генә чикләнмәсен иде
Балаларны яклау — Халыкара Балаларны яклау көне белән генә чикләнмәсен иде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 1 июньдә узачак халыкара балаларны яклау көне уңаеннан реаль вакыт режимында тапшыру булды. Очрашуның кунаклары — Татарстанның Яшел Үзән районындагы Балалар йорты җитәкчесе Асия Шәрәфетдинова һәм Россия балалар фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге башкарма директоры Роберт Закиров булды.
Норлат балалар йорты үзенең эшчәнлеген моннан 65 ел элек башлап җибәрә. 1942 елда анда Ленинград камалышы чорында ятим калган балалар китерелгән. Статусын да мәктәп берничә тапкыр алыштырган, ягъни башта ул мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен булса, биредә хәзер мәктәптә укучылар тәрбияләнә. Асия ханым әлеге балалар йортында үзе дә 20 елга якын эшли икән. Бүгенге көндә биредә 2 яшь ярымнан алып 18 яшькәчә булган 80 бала тәрбияләнә, алар Норлаттагы гомум урта белем бирү мәктәбендә укыйлар. Балалар йортының 5 гектар җире дә бар, анда хуҗалык яшелчә-җиләк-җимеш үстерә.
Балалар йортыннан киткән балаларның язмышы белән биредәге тәрбиячеләр һәрвакыт кызыксынып тора икән. Кирәк вакытта киңәш биреп тора алар, кирәксә — балаларга матди ярдәм дә күрсәтелә.
“Шатлыгыбыз да бар безнең, бездә тәрбияләнгән балалар югары уку йортларында укыйлар, араларында Казан авиация институтын тәмамлаучылар да бар.
Балаларны яратырга кирәк, алар һәрвакыт ярдәмгә, назга мохтаҗ. Күңел җылысын кызганмаска иде. Шул ук вакытта аларны хезмәт белән тәрбияләү дә күпне аңлата”, - ди Асия ханым.
Роберт Закиров исә фонд эшчәнелеге белән таныштырды. Аның әйтүенчә, акча белән генә барысын да эшләп булмый, күңел җылысы, теләк булырга тиеш. Күптән түгел фонд параличлы 60 баланы Сәйдәшев исемендәге зур концерт залына концертка алып барган икән. “Болай да күңеле сынык балаларның үзләрен ничек тотуын сүзләр белән генә аңлатырлык түгел, алар бөтенләй үзгәрде”, - ди ул. Бу — бер генә мисал, ә фонд тарафыннан башкарылган эшләр бик күп.
Балаларны ничек һәм нидән яклауга карата тапшыру кунаклары: “Балаларны яклау елга бер генә булмасын иде, чөнки алар һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ. Шул ук вакытта аларны урам тәэсиреннән, телевизордан аралау да нәтиҗәле булыр иде”, - дип исәпли.
Ә менә Роберт Закиров исә, эшләүче аналарга аена бер тапкыр бирелүче “бала көне” (детский день) әтиләргә дә бирелсә — яхшы булыр иде, ди. Әлеге фикерен ул баланы тәрбияләүдә әтиләренең дә өлеше булырга тиеш дип аңлата.
Моннан тыш, кунаклар әти-әниләрнең балаларына игътибарын ныграк арттырырга кирәклегенә, балаларын җәмгыятькә файдалы итеп тәрбияли алсын өчен, нәкъ менә ата-аналар яхшы хезмәт хакы, торак мәсьәләсе белән тәэмин ителсә бик яхшы булыр иде дигән теләктә калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз