Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Балаларны татарчага өйрәтә торган "Tatar baby" сайты һәм паблигы яңартылачак
"Tatar baby" әти-әниләргә ярдәмлек буларак, үзендә татар телендә төрле уеннар, шигырьләр, тизәйткечләр, мультфильмнар, күнегүләр һәм киңәшләр туплый.
(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Балаларны татар теленә өйрәтә торган “Tatar baby” сайты яңартылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә сайтның һәм пабликның администраторы Динара Зиннәтова хәбәр итте.
“Tatar baby” – балаларны татар теленә өйрәтүче сайт. Ул үзендә татар телендә төрле уеннар, шигырьләр, тизәйткечләр, мультфильмнар, күнегүләр һәм киңәшләр туплый. “Tatar baby” сайты һәм паблигы тукталып торган иде. Динара Зиннәтова сүзләренчә, сайт һәм паблик тиздән яңартылачак.
"Сайт 2016 елда үзешчәннәр ярдәмендә эшләнде. Максаты – балаларын татар теле, мәдәнияте, әдәби һәм мәдәни мирасы белән таныштырып тәрбияләргә теләүче әти-әниләргә ярдәм күрсәтү. Сайтта татарча әкиятләр, табышмаклар, тизәйткечләр, нәниләр өчен төрле уеннар туплана. Күп кенә әти-әниләр кечкенә чакта үзләре ишетеп үскән бишек җырлары, такмак һәм уеннарны балаларына да җиткерергә тели, тик камил хәтерләп бетерми. Сайт әти-әниләргә ярдәмлек буларак эшләнгән иде”, – диде Динара Зиннәтова.

Әйтергә кирәк, сайт һәм паблик бер-берсенә бәйле түгел.
“ВКонтакте челтәрендәге паблик шушы сайтны популярлаштыру өчен ясалган иде. Сайттагы күп кенә мәгълүматны төркемдә кабатлагач, паблик аерым рәвештә үз вазифасын башкара башлады, чөнки кемгәдер сайтка керү, ә кемдер пабликка кереп карау уңайлырак”, – ди пабликның һәм сайтның администраторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз