news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларның симерү проблемасы кискен торган районнар билгеле

Соңгы биш елда республикада симерү күрсәткечләре кимемәгән.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда балалар һәм яшүсмерләрдә симерү проблемасы кискен тора. Балалар симерү очраклары аеруча күп булган районнарны Дәүләт Советында комитет утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина атады.

Соңгы биш елда республикада симерү күрсәткечләре кимемәгән.

«Туганнан алып 14 яшькә кадәрге балалар арасында авыру күрсәткечләре 27 районда арткан, иң югары күрсәткечләр Алабуга (37 тапкыр арткан хәтта!), Теләче, Минзәлә, Тукай, Ютазы, Яшел Үзән районнарында. 15-17 яшьтәге үсмерләр арасында симерү артуы 19 районда күзәтелә. Иң зур күрсәткечләр Минзәлә, Питрәч, Яшел Үзән, Чистай, Әгерҗе районнарында», — диде Марина Патяшина Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.

Марина Патяшина идарәнең өченче ел рәттән мәктәпләрдә бушлай һәм сыйфатлы кайнар ризык белән тукландыруны контрольдә тотканын искәртте. 1589 мәктәп тикшерелгән, 17241 ризык чималы һәм әзер азык пробасы тикшерелгән. 5435 хокук бозу очрагы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100