news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларны оешкан төстә театрларга, концертларга, күргәзмәләргә алып баруны тыю хакында хат булмады - министр Энгель Фәттахов

Мәктәпләрдә акча җыюга каршы көрәшне тиешле органнар белән берлектә системалы рәвештә алып барачакбыз, дип ышандыра ул

 (Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). Соңгы көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны театрларга, музейларга алып барыр өчен акча җыюны тыя, дигән язмалар урын алды.

 Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014 елның 7 октябреннән муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча һәм башка матди байлыклар җыюны тыю хакында тәкъдим белән РТ Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган хат җибәргән иде. Министр сүзләре буенча, республика бюджетыннан мәгариф системасына тиешле дәрәҗәдә акча бүлеп бирелә. Республикабызда мәктәпләрдә һәм балалалар бакчаларында акча җыю бөтенләй гамәлдә булмаган районнар да бар. Шулай да, биредә уку-укыту процессы, балалар өчен шартлар да тиешле дәрәҗәдә булдырылган. Ата-аналардан җыйган күпмедер акча белән генә мәктәп проблемасын хәл итеп бетерә алмаячакбыз, дип ассызыклый Энгель Фәттахов.

“Без ата-аналардан акча җыюга катгый рәвештә каршы. Һәм бу юнәлештә эшне тиешле органнар белән берлектә системалы рәвештә алып барачакбыз”, - дип ассызыклый ул. Мәктәпләрдә уку әсбаплары өчен акча җыю мәсьәләсе бүгенге көндә хәл ителгән инде: укучыларны әсбаплар белән тәэмин итү тәртипкә салынган. Моңа кадәр һәр уку елы башында министрлыкка ата-аналардан бу хакта күпләп мөрәҗәгатьләр килсә, агымдагы елда мондый мөрәҗәгатьләр саны күпкә кимегән. Бары тик Әлмәт муниципаль районыннан берничә мөрәҗәгать кабул ителгән. Тик әлеге мәсьәләгә инде ачыклык кертелгән. Шулай да, кайбер районнардан башка максатлар белән ата-аналардан акча җыю хакында мөрәҗәгатьләр әле дә килә. Муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә тәкъдим хаты да әлеге проблеманы тамырдан юк итү максатыннан җибәрелгән. “Безнең тарафтан бер генә мәктәпкә дә, мәгариф идарәсенә дә балаларны оешкан төстә театрларга, концертларга, күргәзмәләргә алып баруны тыю хакында хат булмады. Бу күп районнарда мәгариф идарәләренең эшләнеп бетермәгән эше. Шуңа күрә дә моны вакытлыча күренеш дип әйтәсе килә. Без әлеге мәсьәлә өстендә эшлибез”, - диде бу нисбәттән Энгель Фәттахов. Шушы көннәрдә Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре өчен тиешле регламент әзерләячәк.

РТ Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бу хакта “ТНВ” телеканалында “Белем дөньясы” тапшыруын әзерләгәндәге әңгәмәдә белдерде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100