Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыярга тәкъдим иттеләр
«Бердәм Россия» партиясе төбәк башлыкларына, партия фракцияләренә «кыска вакыт эчендә тиешле регламентлар һәм карарлар кабул итү» таләбе белән мөрәҗәгать иткән.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе төбәк хакимиятләреннән һәм партия фракцияләреннән балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыя торган норматив актлар кабул итүне таләп итә. Бу турыда РИА Новости «Бердәм Россия» партиясенең «Имин юллар» проекты координаторы, Дәүләт Думасы депутаты Владимир Афонский сүзләренә сылтама белән хәбәр итте.
«Салкыннар башлангач, «Бердәм Россия»гә балаларны җәмәгать транспортыннан суыкка чыгарулары турында мөрәҗәгатьләр саны арта, һәрвакытта да тукталышларда түгел. Бу практиканы бөтен җирдә тыярга кирәк, чөнки беренче чиратта мондый инцидентлар караңгы һәм салкыннан җәяүләп тиешле урынга кадәр барырга мәҗбүр булган балаларны куркыныч астына куя», - дип китерә «Бердәм Россия» матбугат хезмәте Афонскийның сүзләрен.
«Бердәм Россия» партиясе проекты координаторы сүзләренчә, бүген бу мәсьәлә төбәк норматив актлары белән көйләнә һәм бары тик берничә субъектта гына билетсыз балаларны салкынга чыгаруны тыя торган документ кабул ителде. Партия төбәк башлыкларына, партия фракцияләренә «кыска вакыт эчендә тиешле регламентлар һәм карарлар кабул итү» таләбе белән мөрәҗәгать итте, дип өстәде Владимир Афонский.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз