news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балаларны мәгариф оешмаларында тукландыру мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырыла

18 октябрьдә республика халкы сорауларына Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җавап бирәчәк.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда балаларны мәгариф оешмаларында тукландыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратыннан хәбәр итәләр.

Кайнар линия 18 октябрьдә иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр эшләячәк. Сорауларны 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары аша бирергә була.

Республика халкы сорауларына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе вәкилләре җавап бирәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot