news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Балаларны кемнән, нәрсәдән сакларга?
Төмәндә бәйрәмнәр матур үтә, балалар өчен оештырылганнары бигрәк тә эчтәлекле һәм кызыклы итеп оештырыла
Скопировать ссылку
(Төмән, 2 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Быелгы Балаларны саклау көнендә дә шәһәрләрдә, авылларда балалар өчен зур, якты бәйрәм чаралары үткәрелде.
Төбәгебездә Балаларны саклау көне бәйрәм итеп кенә билгеләнеп калмый, бу көннәрдә балаларның сәламәтлеген, аларның һәртөрле хокукларын һәрдаим сакларга кирәклеккә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү чаралары да күрелә.
Гомумән, өлкәбездә балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклауның хокукый нигезләре булдырылды, “Балаларның хокукларын саклау турында”
(“О защите прав детей”), “Төмән өлкәсендә балаларның әхлагын, сәламәтлеген саклау өчен өстәмә чаралар турында” (“ О дополнительных мерах по защите нравственности и здоровья детей в Тюменской области”) дип аталган Кануннар кабул ителеп, алар сәламәтлек, мәгариф, спорт һәм социаль программалар аша гамәлгә ашырыла, балаларга өстәмә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре, җәйге лагерьлар саны арта бара.
Шушы көннәрдә генә Төмән өлкәсе хөкүмәтенең президиумы төбәк максатчан программаларының үтәлешен карады, “Социаль сәясәт” программасы буенча сүз барганда балаларның хокукларын саклауга аеруча әһәмият ителде. Бигрәк тә ятим балаларның язмышын хәл итүгә җитди булды игътибар. Ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләр белән опека органнары тыгыз элемтәдә эшлиләр, һәр баланың язмышы белән кызыксынып торалар, гаиләләргә психологлар өзлексез ярдәм итеп тора. Шуның нәтиҗәсендә гаиләләр тарафыннан тәрбиягә алынган балаларның яңадан интернатларга кайтарылганнарының проценты Россия күләмендәгегә караганда шактый ким Төмән җирендә, узган елда барлыгы 17 бала кире кайтарылган.
Әмма төбәгебездә балаларга янаган куркыныч та җитәрлек әле. Төмән шәһәрендә я эчкечелек аркасында, я түбән социаль хәлдә булуы, я гаиләдә җәберләнү сәбәпле урамда диярлек калган аналарны һәм балаларны сыендыра торган “Гаилә” үзәгенең эшчәнлеге ихтирамга лаек. Эштән бизгән хатын-кызлар анда эшләп, Үзәктә яшәү өчен түләргә тиешләр, бу чара аларда үз гаиләләре алдында җаваплылык хисен уяту өчен дә кулланыла. Аларны ризык әзерләргә, йорт эшләрен башкарырга өйрәтәләр, балалар белән педагоглар эшли, барысына да психологик ярдәм күрсәтелә.
Балаларны кемнән якларга, нәрсәдән сакларга, дигән сорауга төмәнлеләр илдәге бүгенге вәзгыятьтән, үз тәҗрибәләреннән чыгып, күргән-белгәннәренә таянып җавап бирделәр:
- Балаларны төрле авырулардан, игътибарсыз, битараф табиблардан сакларга кирәк.
- Балаларны бигрәк тә ваемсыз ата-аналарыннан якларга кирәк, аларның тупаслыгыннан, битарафлыгыннан, кансызлыгыннан, дөрес булмаган тәрбия бирүләреннән.
- Соңгы елларда көчәеп киткән гаилә җәберләвеннән сакларга кирәк.
- Педофиллардан бөтен җәмгыять бер булып сакларга тиеш балаларны.
- Балаларны тирә-юньдәге явызлыктан, җинаятьчелектән, аларның әхлагын җимерә, бозыклыкка, проституциягә, эчкечелеккә, наркоманиягә тарта торган бәндәләрдән сакларга кирәк.
- Балаларны мәгълүмат чараларындагы фикерләүне тоткарлый торган, бозыклыкны, вәхшилекне пропагандалый торган программалардан, бигрәк тә телевидениенең чиктән ашкан оятсызлыкларны күрсәтүеннән сакларга кирәк.
- Балаларны җәмгыятьтәге тискәре күренешләрдән, урам йогынтысыннан сакларга кирәк. Тик балага тискәре йогынты ясый торган күренешләрне күрсәтмәскә тырышып түгел, чөнки тормышта беркем дә очрашмый калмый алар белән, ә бозыклыкка, әшәкелеккә, җинаятьчелеккә каршы тора алырлык әхлакый-рухи тәрбия биреп әзерләргә кирәк баланы реаль тормышка.
- Балаларны явызланудан сакларга кирәк. Яшүсмерләр арасында бер-берләрен рәхимсез җәберләү очраклары бигрәк тә сагайтырга тиеш җәмгыятьне.
- Балаларны ачлыктан, хәерчелектән, икенчеләрен башкалардан өстенлек хисе тәрбияли торган артык байлыктан, байлык эчендә яшәгән балаларны эшсезлеккә гадәтләнүдән, һәр баланы эшләмичә баю омтылышыннан сакларга кирәк.
- Гаммәви психоздан сакларга кирәк балаларны.
- Күп кенә бәлаләрдән балаларны чиксез ярату белән генә саклап була, мәхәббәт хисен тоеп бәхетле булып үскән бала җәмгыятьнең тискәре йогынтысына бирешми.
Бу теләкләргә шуны да өстәргә кирәк: илнең һәр баласының тамагы тук, өсте бөтен, сәламәтлеге сакланган булуы гына аз, аның бүгенге заманда үз юлын, үз урынын табарга сәләтле шәхес итеп тәрбияләү, һәръяклы үсешен тәэмин иткән белем һәм тәрбия алуын оештыру, азсанлы милләт балаларының милли рухи-мәдәни кыйммәтләр нигезендә белем һәм тәрбия алуларын тәэмин итү дә ата-ананың, дәүләтнең төп бурычы булып тора. Балаларның хокуклары һәръяклап саклануны безнең илдә Россия Конституциясе гарантияли, Гаилә кодексы, Халыкара документлар да шул олы максатка юнәлтелгән. Ул документлар коры декларацияләр генә булып калмасын өчен, җансыз бюрократларның каршылыгын җиңеп чыгу өчен, ата-ана һәм җәмәгатьчелек законнарга таянып эш итүе кирәк, әмма күпчелек файдаланмый ул кануннардан, я белми аларны, я балаларның Конституция гарантияләгән хокуклары өчен көрәштә җиңеп чыга алуына ышанмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot