news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларны I һәм X сыйныфларга кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды

Кайнар элемтә эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында балаларны I һәм X сыйныфларга кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды. Бу хакта ведомствоның матбугат сайты хәбәр итә.

«Балаларны I һәм X сыйныфларга кабул итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны артуга бәйле рәвештә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында кайнар элемтә ачылды», - диелә министрлык хәбәрендә.

Кайнар элемтә эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе белгечләре ата-аналарны кызыксындырган сорауларга (843)294-95-04 һәм 294-95-05 телефоннары аша җавап бирәчәк.

Министрлык шулай ук Башкарма комитетларның мәгариф идарәсе (бүлеге) җитәкчеләренә үз муниципалитетларында кайнар элемтә телефоннары эшен оештырырга тәкъдим итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100