news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларны беренче сыйныфларга кабул итү кампаниясе башланды

Балаларны беренче сыйныфларга кабул итү кампаниясе башланды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан башкаласында балаларны беренче сыйныфларга кабул итү кампаниясе башланды. Киләсе уку елында беренче тапкыр мәктәп парталары артына 17 меңнән артык бала утырачак. Казан мэриясе матбугат хезмәте гаризаны кайчанга кадәр бирергә мөмкин булуы һәм нинди документлар әзерләргә кирәклеге турында сөйләде.

Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары документларны дүрт ысул белән: Татарстан һәм Россия дәүләт хезмәтләре порталлары, «Россия почтасы» аша һәм белем бирү оешмасына шәхсән кереп тапшыра ала. Шул ук вакытта мәктәпләрнең электрон почталарына җибәрелгән гаризаларны кабул итмәячәкләр.

Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан (законлы вәкилләреннән) гаризалар ике этапта кабул ителәчәк. Беренчесе 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук чираттан тыш, беренче чиратта һәм өстенлекле хокукы булган балаларны кабул итүгә гариза бирергә мөмкин.

Балалары мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәгән ата-аналардан гаризалар икенче этапта кабул ителә. Ул 6 июльдә башлана һәм мәгариф оешмаларында буш урыннар тулганчы дәвам итәчәк. Шул ук вакытта гаризалар 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк, диелә хәбәрдә.

Гариза белән бергә ата-ана аның шәхесен раслаучы документны һәм баланың туу турындагы таныклыгының күчермәсен бирергә тиеш. Кабул итүнең беренче этабында шулай ук баланың теге яки бу микрорайонда яшәве турындагы документлар һәм аның чираттан тыш, беренче чиратта яисә өстенлекле хокукын раслаучы документлар кирәк булачак. Кирәкле документларның тулы исемлеге ТР дәүләт хезмәтләре порталында бастырылган.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гариза шул ук тәртиптә карала. Гаризаны тутырганда ата-ана мәктәпкә керү өчен кирәкле документларның сканерланган күчермәләрен беркетергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100