Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балаларның Бөтенроссия «Урман уттан курка» социаль рәсем конкурсы башланды
Иң яхшы дип табылган эшләр Россиянең эре шәһәрләрендә социаль реклама рәвешендә урнаштырылачак
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). “Табигатьне саклау берлеге” төбәкара иҗтимагый оешмасы балаларның “Урман уттан курка” социаль рәсем конкурсын игълан итте.
Яшь буынга урманның катлаулы экосистема булуын төшендерү, мәктәп балаларының иҗади сәләтен үстерү, урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә игътибарларын юнәлтү, аларга шәхси җаваплылык тойгысын иңдерү – бәйгенең төп максатлары.
Иң яхшы дип табылган 50 эш Россиянең иң эре шәһәрләрендә социаль реклама итеп урнаштырылачак. Конкурста гомуми һәм урта (тулы) белем бирү оешмаларында укучылар, Россия һәм чит ил гражданнары катнаша ала.
Эшләр les.boitsyaognya@yandex.ru электрон адресына 2015 елның 12 февраленә кадәр кабул ителә. Конкурсның рәсми Интернет-ресурсы: www.konkurs-ucn.ru. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз