news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балаларны аз керемле гаиләләрдән алуны тыярга тәкъдим итәләр

Алга таба гаиләдә калу баланың сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудырган очраклар гына аны әти-әнисеннән аеруга сәбәп була ала.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Россиядә балаларны аз керемле гаиләләрдән алуны тыярга тәкъдим итәләр. Россия ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка шундый мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Волынец ачыклык керткәнчә, аз керемле гаиләләр еш кына авыр тормыш хәлендә кала һәм коммуналь хезмәтләр өчен түли алмый. Бурычлары җыелу аркасында аларның өйләрендә электр утын өзәләр, газ һәм су белән тәэмин итүне туктаталар, нәтиҗәдә балаларны әлеге гаиләләрдән алырга туры килә.

Алга таба гаиләдә калу баланың сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудырган очраклар гына аны әти-әнисеннән аеруга сәбәп була ала. Әлеге пунктны закон нигезендә беркетергә кирәк, дип искәртә мөрәҗәгатьнең авторы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot