news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балаларга ярдәм итүгә багышланган хәйрия акцияләре оештырыла

Балаларга ярдәм итүгә багышланган хәйрия акцияләре оештырыла

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Иртәгә Казанның иң эре сәүдә челтәрләре – “Бәхетле”, “Рамстор” һәм “ГУМ” сәүдә үзәкләрендә “Балаларга бергәләп ярдәм итик” дигән хәйрия акцияләре уздырыла. Бу чаралар күпбалалы һәм матди кереме аз булган гаиләләргә, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле булган гарип сабыйларга матди ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырыла.

“Бәхетле” кибете җитәкчелеге вәкиле хәбәр итүенчә, социаль тәэмин итү бүлеге вәкилләре иң элек акция үткәрү өчен ризалык алган һәм “Бәхетле” мохтаҗ балаларны яклау йөзеннән булдыра алганча ярдәм итәргә вәгъдә иткән.

Сәүдә үзәкләрендә төрле балалар төркемнәренең хәйрия концертлары узуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot