news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балаларга Яңа ел бүләгенә Казан бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленгән

Яңа ел бүләген Казанда 122 мең бала алачак.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Ольга Голыжбина). Балаларга Яңа ел бүләкләренә Казан шәһәре бюджетыннан 20 миллион сумнан күбрәк акча бүленгән, бүләкләрне мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәрендә 122 мең бала алачак. Бу хакта бүген Казан хакимиятендә узган эшлекле дүшәмбе җыелышында хәбәр ителде.

Быел Татарстан башкаласында Яңа ел бүләкләрен балалар бакчасына йөргән һәр сабый, башлангыч сыйныф укучылары, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр, кадет мәктәпләре укучылары, физик мөмкинлекләре чикле 3-14 яшькәчә балалар һәм ишле гаиләдә тәрбияләнүче 3-5 яшьлек сабыйлар алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot