news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балаларга татар теле өйрәтү өчен мультфильм әзерләнә

Балаларга татар телен өйрәтү өчен интеллектуаль мультфильм ясау буенча 11 сентябрьдә онлайн-киңәшмә булды.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә балаларга татар телен өйрәтү өчен мультфильм әзерләнә. Булачак проектның персонажлары, хронометражы, идеясе һәм рәсемнәре билгеле. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Профессионаллар командасы сүзләр, музыка һәм өйрәнү өчен хәрефләр сайлау белән шөгыльләнә.

29 августта Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Татармультфильм» меценат, автономия активисты Рөстәм Мәһдиев белән цифрлы технологияләр ярдәмендә татар телен өйрәнү буенча уникаль уртак проект әзерләү турында килешкән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot