Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Балаларга табиб рецепты белән сөт һәм катнашмалар бирү тәртибе үзгәрә
ТР парламентында шул мәсьәләдә ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыгыш ясады
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). ТРда муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсендә аерым дәүләт вазыйфаларын тапшыру турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проекты Дәүләт Советы тарафыннан тулаем кабул ителде. V чакырылыш ТР Дәүләт Советының III утырышында бүген закон проекты турында мәгълүмат белән депутатлар каршында ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыгыш ясады.
Министр, хәзерге вакытта табиб рецепты белән өч яшькәчә булган балаларны махсус сөт продуктлары һәм катнашмалар белән тәэмин итү тәртибенең көйләүгә мохтаҗ түгеллегенә нигезләнеп, берничә закон актын гамәлдән чыгарырга мөмкин, дип аңлатты. Документ республика парламентының профильле комитетында яклау тапкан – бу турыда үз чыгышында Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сөйләде. Закон проектына карата депутатларда сораулар тумады һәм ул беренче һәм өченче уылышларда кабул да ителде.
Бу хакта ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз