news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләр билгеле булды

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы “Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” гранты җиңүчеләрен игълан итте.

Балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләр билгеле булды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә “Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” грантының җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар - “Өстәмә белем бирү оешмасының иң яхшы директоры”, “Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы методист”, “Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог”, “Иң яхшы педагог-оештыручы”, “Психология-педагогика хезмәтенең (ППМС-үзәк) иң яхшы педагог-психологы”, “Мәгариф оешмасы, дәүләт бюджет оешмасының иң яхшы педагог-психологы” номинацияләрендә җиңүчеләр. Грант алу өчен бәйгедә катнашырга барлыгы 479 гариза кабул ителгән иде.

Җиңүчеләр исемлеген сылтама буенча кереп карарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot