news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балаларга профилактик медицина тикшерүләре уздыру кагыйдәләре үзгәрде

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларга профилактик медицина тикшерүләре уздыру кагыйдәләрен яңартты. Документ 1 сентябрьдән үз көченә керде һәм алты ел дәвамында – 2031 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Бер айда балага медицина тикшерүе уздыру хәзер педиатр, балалар хирургы һәм офтальмологка күренүне күздә тота. Моңарчы балаларны шулай ук невролог һәм балалар стоматологы да карый иде. Хәзер невролог беренче тапкыр өч айда, ә теш табибы бер яшьтә карый. Стоматологка, элеккеге кебек үк, ел саен күренергә кирәк.

2019 елдан гамәлдә булган кагыйдәләр нигезендә, кызларны акушер-гинеколог, ә малайларны балалар урологы-андрологы беренче тапкыр өч яшьтә, аннары алты яшьтә, ә 14 яшьтән башлап ел саен тикшерергә тиеш иде. Кагыйдәләрнең яңа редакциясендә әлеге белгечләр беренче тапкыр алты яшьтә карый, ә 13 яшьтән башлап ел саен тикшерә башлый.

Яңа тәртип нигезендә, педиатр тикшерүен узу өчен участок педиатрына яисә гомуми практика табибына (гаилә табибы) күренергә була. Шулай ук база һәм киңәйтелгән неонаталь скрининглар узу турында мәгълүматлар булмаган очракта, әлеге тикшерүләр 28 көннән дә соңга калмыйча уздырылачак.

Моннан тыш, хәзер бер айлык яшьтә балаларга мәҗбүри тәртиптә мидриаз шартларында офтальмоскопия үткәрәләр. Бу – күз карасын киңәйтеп, күз төбен тикшерү. Аны офтальмолог уздыра. Балага бер яшь тулгач, әлеге тикшерү тагын бер кат үткәрелә.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, яңа туган баланың ишетү сәләте мәҗбүри тәртиптә беренче ел дәвамында тикшерелергә тиеш. Тикшерү ишетү реакцияләрен бәяләү методы белән башкарыла. Табиб-отоларинголог баланы бер яшьтә һәм алты яшьтә тикшерергә тиеш.

Психик үсештә тайпылышлар булу яки барлыкка килү куркынычын ачыклау өчен скрининглар хәзер яшь ярымда һәм ике яшьтә ясала. Бу тикшерүне педиатр балигъ булмаган баланың әти-әнисен яки башка законлы вәкилләрен анкеталау юлы белән үткәрәчәк.

Моннан тыш, яңа кагыйдәләргә тест-сызык ярдәмендә канда холестерин дәрәҗәсен экспресс-метод белән тикшерү кертелгән. Аны педиатр тикшерүе нәтиҗәләре буенча куркыныч төркеменә кертелгән балаларга алты һәм ун яшьтә медицина тикшерүе узганда үткәрәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot