news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларга мәктәп формасы алу өчен 5 мең сумлык сертификат кертергә тәкъдим иттеләр

«Справедливая Россия – За правду» партиясе лидеры Сергей Миронов балаларга мәктәп формасы сатып алу өчен сертификат бирергә тәкъдим итте. Ата-аналарга Россиядә җитештерелгән форма алу өчен 5 мең сумлык сертификат бирергә кирәк, дип саный ул. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Хөкүмәтне мәктәп формасы алу өчен сертификат бирү системасын кертүне булдырырга чакырам. Бу документны ата-аналарга Россиядә җитештерелгән кием алу өчен бирергә кирәк. Сертификат номиналы кимендә 5 мең сум булырга тиеш», – дип әйткән Миронов үзенең Telegram-каналында.

Миронов ассызыклаганча, мәктәп кирәк-яраклары, форма һәм аяк киеме «Россия гаиләләре бюджетына сизелерлек чыгым» буларак, сертификат бирү гражданнарга гына ярдәм булып калмыйча, илдәге җиңел сәнәгатькә дә ярдәм булачак.

Шул сәбәпле, парламентарий Сәнагать һәм сәүдә министрлыгын форманы күпләп тегүгә дәүләт заказы оештырырга чакыра, бу текстиль сәнагатендә импортны алмаштыруга башлангыч бирәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100