news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларга каршы җинаятьләр тикшерү идарәсе контролендә булырга тиеш – Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты балаларның Интернеттан файдалануы даими күзәтчелектә булырга тиешлеген билгеләп узды.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе балигъ булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләрне катгый төстә контрольдә тота һәм бу күренешләргә чик куя. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген коллегия утырышында ведомствоның эшенә бәя биреп, шулай дип белдерде. Утырыш Казан ратушасында узды.

Балигъ булмаган балаларны җинаятьчеләр гамәлләреннән саклау – идарә эшендә төп өстенлекле юнәлешләрнең берсе. “Былтыр 310 кешегә карата 255 җинаять эше кузгатылган һәм судка тапшырылган”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент балигъ булмаган үсмерләргә карата Интернет ярдәмендә эшләнә торган җинаятьләргә каршы тору буенча хокукый практика формалаша башлаганын билгеләп узды. “Балаларны бөтендөнья пәрәвезендә күзәтчелектә тотуны дәвам итү зарур”, – дип ул анда еш кына суицидка этәрү, экстремистик идеология, порнография, криминаль күзаллау тудыручы чыганаклар булуын искәртте.

“Балаларга каршы җинаятьләр аеруча киң яңгыраш ала һәм тәнкыйтьләнә. Алар тикшерү идарәсенең даими контролендә булырга тиеш. Шуны билгеләп узасым килә: балигъ булмаган балаларга карата җинаятьләрне тикшерү идарәсе катгый төстә контрольдә тота һәм чик куя. Бу эшне шул ук дәрәҗәдә дәвам итәргә кирәк”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев мисал китереп, бер яшьлек кызының тәнен берничә тапкыр җәрәхәтләп, аннары аны үтерергә җыенган Абдрахмановка карата җинаять эшен билгеләп үтте. Суд аңа 11 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасын биргән.

Интернет челтәреннән файдаланып, балигъ булмаган үсмерләргә каршы җинаятьләрне ачыклау юнәлешендә зур эш башкарылган. Түбән Камада Хәлиловка карата җинаять эше тикшерелгән. Бу адәм Интернетта балалар белән сексуаль темаларга аралашкан һәм аларга порнографик эчтәлекле фото һәм видеоматериаллар җибәргән. 50 дән артык эпизод буенча җинаятьчегә 9 елга якын иректән мәхрүм булу җәзасы бирелгән. Хуҗин дигән бер кеше дә шундый ук җинаятьләр өчен 8 ел гомерен кырыс режимдагы колониядә уздырачак. “Алдагы елны Лениногорск районында чыккан янгында 5 баланың үлеме белән бәйле фаҗига тетрәндергән иде. Узган елда авыл җирлеге башлыгы Вәлиуллин судның гаепләү карарын тыңлады”, – дип белдерде Павел Николаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100