news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларга каникулда сәламәтлеккә зыянлы ризыклар ашатырга ярамый – Роспотребнадзор

Белгечләр балаларга өстәлгә парда яки төнәтеп пешерелгән ризыклар гына куярга кирәк, дип киңәш итә.

(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа ел каникуллары чорында әти-әниләр балаларының дөрес туклануын кайгыртырга тиеш, дип белдерә Федераль кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре.

Беренчедән, яңа елга татлы бүләк сайлаганда, аның составында карамель, арахис, алкоголь, кофе, сагыз булырга тиеш түгел. Әгәр татлы бүләк янында уенчыгы да бар икән, аның аерым кабы булуы шарт. Һәм ул куркынычсызлык таләпләренә җавап бирергә, ягъни балага җәрәхәт китермәскә тиеш. Уенчыкның кабы булмаса, ул ризык кабының тышкы ягында урнаштырылса да ярый.

Белгечләр тәкъдиме белән, икенчедән, балаларга өстәлгә парда яки төнәтеп пешерелгән ризыклар гына куярга кирәк. Майонез, кетчуп, уксус, ачы тәмләткечләр, маринадланган яшелчәләр зыянлы.

Балаларга яраклылык срогы чыккан, үткән көннән калган ризыклар, бозыла башлаган яшелчә, җиләк-җимешләр, кыргый җанварларның итен, кремлы татлы ризыклар, гөмбә ашатырга ярамый. Шулай ук квас, ысланган итләр, колбасалар, кофе, газлы эчемлекләр, үсемлек майларыннан ясалган туңдырма  һәм сөт продуктлары, кыздырылган йомырка, ит һәм эремчекле коймаклар тыела. “Җәмәгать урыннарында тукланганда да әлеге киңәшләрне истә тотарга кирәк”, - диелә Яңа ел каникуллары уңаеннан Федераль кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре кисәтүендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100