news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларга хокукый ярдәм кысаларында аларның хокукларын яклау турында сөйләячәкләр

Белгечләр ятим һәм инвалид балаларга, шулай ук тәрбиягә бала алучыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 20 ноябрьдә, Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм көнендә Татарстан районнарында һәм шәһәр округларында балалар хокукларын, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен һәм опеканың юридик аспектларын гамәлгә ашыру һәм яклау мәсьәләләре буенча семинарлар һәм лекцияләр узачак. Бу турыда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре белән эш һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

Моннан тыш, белгечләр ятим һәм инвалид балаларга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга, шулай ук тәрбиягә ятим бала алучыларга һәм аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.

Чаралар узачак урыннар исемлеге Татарстан Юстиция министрлыгының рәсми сайтында «Бушлай юридик ярдәм» бүлегендә һәм республика муниципалитетлары башкарма комитетлары сайтларында чыгачак.

Балаларга хокукый ярдәм көнендә Федераль суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, төрле министрлыклар һәм башка ведомстволар вәкилләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100