Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балаларга бердәм пособие алу өчен таләп ителгән керем бусагасын күтәрергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина хөкүмәткә балаларга бердәм пособие алу шартларын йомшартучы закон проектын юллаган. Инициатива авторы кереме яшәү минимумыннан артыграк булган (әмма 20 проценттан да күбрәккә артмаган) гаиләләргә дә пособие түләргә тәкъдим итә, дип хәбәр итте РИА Новости.
Хәзерге вакытта пособие алу хокукына җан башына уртача кереме төбәк яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр генә ия. Останина фикеренчә, бу дистәләгән мең мохтаҗ кешене түләү алу мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Депутат исәпләүләре буенча, әлеге кагыйдәләр нигезендә 2026-2027 елларда дәүләт ярдәмен 10 миллион баланың гына ата-анасы алачак – бу илнең балалы гаиләләренең 30 проценты гына.
Закон проекты ике төп үзгәреш кертә:
- Керем бусагасы. Пособиене керем дәрәҗәсе яшәү минимумыннан «бераз гына күбрәк» булган (20 процент чикләрендә) гаиләләргә дә билгеләргә тәкъдим ителә;
- Мөлкәтне исәпкә алу. Мохтаҗлыкны бәяләү критерийларыннан гаилә әгъзалары мирас итеп алган күчемсез милекне һәм транспортны төшереп калдырырга тәкъдим ителә.
Балаларга бердәм пособие түләү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз