news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балаларга белем бирү-күңел ачу программалары аниматорларының I республика бәйгесе үтәчәк

Татарстан мөгаллимнәре балалар өчен күңел ачу программаларын бәйгенең оештыру комитетына 17 февральгә кадәр тапшырырга тиеш.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ”). Татарстанда 24 февральдә “Балалар белем бирү-күңел ачу программалары аниматорлары” I республика бәйгесе узачак. Казан дәүләт мәдәният институтының Социаль-гуманитар факультеты Социаль-мәдәни эшчәнлек һәм педагогика кафедрасы тарафыннан оештырылучы әлеге бәйгедә мөгаллимнәр, методистлар катнаша ала, дип хәбәр итә институтның матбугат үзәге.

Мөгаллимнәр бәйгегә балалар өчен программаларын 17 февральгә кадәр тапшырырга тиеш. Эчтәлекнең күләме ягыннан программалар өч төрле дәрәҗәдә бәяләнәчәк. Программаларын тәкъдим итүче аниматорларның татар телен белүе дә таләп итеп куела. Бәйгедә тәкъдим ителүче программаларга бәяне институт мөгаллимнәре, Казанның мәдәният-күңел ачу программалары өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр катнашында оештырылган комиссия бирәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot