news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Балалар журналы оештырган “Әбием догалары” конкурсына йомгак ясалды

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында, “Салават күпере” журналы оештырган “Әбием догалары” конкурсына йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү уңаеннан, матбугат коференциясе булды. 

Конкурс шартлары буенча, 3-11 яшьлек балалар, “Салават күпере”ндә ай саен басылып барган Коръән аятьләрен өйрәнеп, аудио тасмага яздырып, басамның электрон адресына юлларга тиеш булган. Узган елның март аенда игълан ителгән әлеге бәйгене оештыруда ТР мөселманнары Диния нәзарәте дә актив катнаша.

Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров әлеге бәйге хакында үзенең фикерләрен җиткерде. “Бүген илебездә, республикада, гомумән, дөньяда, спорт ярышлары бик еш уздырыла. Балаларыбызны төрле бозыклыклардан, әхлаксызлыклардан сакларга телибез икән, безгә бу гына аз. Үзебезгә һәм балаларыбызга дини һәм әхлакый тәрбия кирәк. Ул тәрбияне без балаларыбызга шундый бәйгеләр, викториналар, ММЧ һәм китаплар аша җиткерә, бирә алабыз. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар хәзер”, - диде.

Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов: “Кешеләрдә хәзер идеаллар калмады, алар бетте. Хөрмәт, ихтирам, дөрес тәрбия, балаларга үз урыннарын табуда кем ярдәмче булырга тиеш икәнлеген күрсәтү йөзеннән оештырылган әлеге бәйгене киләчәктә дә дәвам иттерү ниятләнә”, - дип белдерде.

Матбугат конференциясендә катнашкан “Татмедиа” ААҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева да үзенең балачак хәтирәләрен барлап, доганың, ислам диненең бала тәрбияләүдә роле зур булуын ассызыклады һәм “Татмедиа” ААҖнең киләчәктә дә мондый проектларны тормышка ашыру өстендә эшләячәген хәбәр итте.

Журналның баш мөхәррире Зиннур Хөснияр белдергәнчә, бәйгедә дистәләгән бала катнашкан. “Безнең журналга быел 25 ел тула. Ул әле оешып кына килгән чорда ук, балаларга дини тәрбия бирү максатыннан, догалар, вәгазьләр, дин сабаклары урын алган кушымталар бастыра идек. “Әбием догалары” бәйгесен оештыруда катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, бу эшне дәвам итәчәкбез”, - диде ул һәм бәйгедә җиңүче Зөлхиҗә Сәлихова (Казан, 9 яшь), Билолуддин Худойдодов (Лаеш, 11 яшь) һәм Адилә Сәләхетдиновага (Арча, 6 яшь) дипломнар, бүләкләр тапшырды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Нияз хәзрәт Сабиров та дини китаплар, аудиоязмалар бүләк итеп бирде, ТР мөфтие Камил Сәмигуллин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Арча кызы Адиләгә бу бәйгедә катнашканда әле 5 кенә яшь була. Догаларны ул әти-әнисеннән күреп өйрәнә һәм бик тиз истә калдыра икән. Кызның әтисе Рафил әфәнде әйтүенчә, Адиләнең 3 яшьлек сеңелесе дә, апасыннан күреп, догалар өйрәнә башлаган.

Беренче урынны яулаган Зөлхиҗә дә догаларны бик тиз истә калдыра икән. “Бу бәйгедә җиңүемә мин бик шат, әбием минем белән горурланачак”, - ди ул шатлыгын яшермичә.

Матбугат конференциясендә мөнәҗәтләр әйтүче Ильяс Халиков та катнашып, мөнәҗәтләр көйләде.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100