news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр хәйрия ярминкәләрендә кул эшләрен тәкъдим итәчәк

2, 3 һәм 4 ноябрьдә Казанда хәйрия ярминкәләре узачак.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Казанда хәйрия ярминкәләрендә балалар йорларында, интернатларда һәм махсус мәктәпләрдә тәрбияләнүче балалар ясаган әйберләрне сатып алырга мөмкин. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык җыелган акча балаларга дарулар алырга, социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүче балаларга иҗат белән шөгыльләнергә кирәк-яраклар алу өчен күчереләчәк.

Хәйрия ярминкәләре “Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексының икенче катында 2, 3 һәм 4 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак

news_right_1
news_right_2
news_bot