news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар йортларына бәйрәм күчтәнәче

Балалар йортларына бәйрәм күчтәнәче

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Дания Моисеева). Узган ял көннәрендә күп кенә мөселманнар балалар йортларында яшәүче сабыйларга да бәйрәм уңаеннан сәдакаларын ирештерде. Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан «Марина» исемле балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына да якын тирәдә торучы татар әбиләре үзләре пешергән тәмле күчтәнәчләрен китерде.

Шул ук миһербанлы кешеләр балаларны башка бәйрәмнәрдә дә онытмый, дип сөйли приют хезмәткәре Наталья Зимовнова. «Рәхмәт, балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр гел килеп тора. Алар кием-салым, канцелярия товарлары алып килә. Хәтта телевизор да бүләк итүче бар.» — ди ул.

Әлеге приютта бүгенге көндә утыз бала вакытлыча яши. Күпчелек балалар бәхетсез гаиләләрдән. Алар биредә ата-аналары хокукыннан мәхрүм ителүчеләрнең суд эшләре тәмамланганчы яши. Шуннан соң ятимнәр балалар йортларына җибәрелә. Кайберләрен икенче гаиләгә яки опекунлыкка алучылар да бар. Приютта тегү остаханәсе эшли. Балалар анда үз куллары белән күптөрле көнкүреш әйберләре тегә. Бу әйберләрне алар район ветераннары һәм пенсионерлары белән очрашулар вакытында өлкәннәргә бүләк итеп бирә. Бәйрәмнәрдә аларга концертлар да куялар. Өлкәннәр дә балалар язмышына битараф калмый, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

Агымдагы елда әлеге приют Авиатөзелеш районы хакимияте ярдәме белән яңа бинага күчәргә тиеш. Әлегә исә балалар 168нче мәктәп бинасында яши һәм укый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100