news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар язучысы Ринат Мәннан вафат булган

Балалар язучысы Ринат Мәннан вафат булган
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

78 яшендә балалар язучысы Ринат Мәннан (Архипов Ринат Николаевич) вафат булды, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге һәм мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

  • Ринат Мәннан (Ринат Николаевич Архипов) 1946 елның 6 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә туа. Балачагы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районында уза.
  • 1964 елда Казан медицина училищесын тәмамлагач, Самара өлкәсенең Клявлино районында фельдшер булып эшли, аннары Совет Армиясендә хезмәт итә.
  • 1968–1974 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, башта Мордовия Республикасында, ә аннан соң Чистай шәһәрендә табиб булып эшли.
  • 1978 елдан бирле Казанда яши, төрле оешмаларда табиблык иткән. Р.Мәннанның «Умырзая» исемле беренче китабы 1998 елда дөнья күрә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100