Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова: Тел сагында торучылар быел аеруча күп эшләргә тиеш
«Әти-әни генә түгел, булдыра алганча һәр кеше туган телен сакларга тиеш», — ди Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова фикеренчә, быел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, телне саклау, үстерү өчен хезмәт иткән шагыйрь, язучы, журналистларга аеруча күп эшләргә кирәк.
«Бу елның Туган телләр елы дип игълан ителүе үзе дә бик зур әһәмияткә ия. Шушы елдан файдаланып, туган тел сагында торучы язучы, журналистлар, гомумән, әти-әни, әби-бабайлар тагын да күбрәк эшләргә тиеш. 200 процент эшләргә. Быел телне үстерүгә нигез салып калдырырга кирәк. Бу эшкә хәтта үземне корбан итәргә дә әзермен», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, татар телен үстерү белән шөгыльләнергә теләгән һәр кеше, беренче чиратта, үзенең тел белү дәрәҗәсен камилләштерергә тиеш.
«Үзеңнән башлау зарур. Татар телен, милләтне саклауда һәркем катнашырга тиеш. Читтә калырга ярамый. Әти-әни, тәрбияче генә түгел, һәр кеше ничек булдыра ала — шулай телне сакларга кирәк», — диде балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз