news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар язучылары “Сабантуй”ны яңадан газета форматына күчерергә тәкъдим итә

“Редакцияләрне балалар язучылары җитәкләргә тиеш”, - дип тә саный алар.

Балалар язучылары “Сабантуй”ны яңадан газета форматына күчерергә тәкъдим итә
Рамиль Гали

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Татар балалар язучылары “Сабантуй” журналын кабат газета форматына кайтарырга кирәк дип саный. Бу хактагы фикерләрен язучы-шагыйрьләр бүген “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә әйтте. Сөйләшү татар балалар әдәбияты проблемаларына багышланган иде.

“Гомер буе “Яшь Ленинчы”, “Сабантуй”да эшләдек. Аның шушы хәлдә калуы бик әрнетә күңелне. Миңа калса, бу басма үзенең 95 еллыгына укучы кулына яңадан газета булып килеп керергә тиеш”, - диде шагыйрә Йолдыз Шәрәпова.

Ул әлеге идеясен хәтта Милли Шура тәкъдим иткән “Татарның үсеш стратегиясе”нә бер пункт итеп кертергә дә лаеклы дип саный.

“1961 елда, сугыштан соң да яңадан торгызылган басма ул. Аны теләүчеләр бар. Тотынучылар да булыр. Мөмкинлек кенә бирсеннәр”, - диде шагыйрә.

Ркаил Зәйдулла фикеренчә, газета һәм журналларны балалар язучылары җитәкләргә тиеш.

“Редакцияне җитәкләүчеләр гомер-гомергә балалар язучылары булган. Роза Хафизова, Газиз Мөхәммәтшиннар. Балалар өчен язганда балалар күңеле һәм аксакаллар акылы булырга тиеш. Андыйлар бездә бар әле. Алар бит бәйләнгән. Укучы юк икән - язучы юк, язучы юк икән - укучы да юк”, - диде Ркаил Зәйдулла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100