Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар ясаган рәсем махсус операциядә катнашучы хәрбине коткарырга ярдәм иткән
Римлин кушаматлы хәрби кышын аңа рәсемнәр һәм хатлар җибәргән Түбән Кама балалары белән очрашты. Ул аларны бронежилетында саклап йөрткән. Әмма чираттагы хәрби бирем вакытында ир-атның тәне бик нык янган, хатлар да янып көлгә әйләнгән. Госпитальдән чыккач, солдат иң беренче эш итеп нәни якташларын күрергә булган, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Балалар аны әле беренче такыр гына күрсә дә, инде үзенә «абый» дип дәшәләр. Махсус операциядә катнашучы хәзер аларның туганы кебек. Ярты ел элек Серёжа һәм Лера ул чагында таныш булмаган Римлинга хат җибәрә. Хәзер исә ир-ат алар белән бер өстәл янында утыра. Барысы да – Түбән Камадан җибәрелгән шул хат аркасында.
Хәрби аны хатынының фотосы белән бергә бронежилетында йөрткән. Солдат, хат инде анда булмаса да, һәр юлын сүзен-сүзгә хәтерли.
«Без алгы сызыкка еш кына хәрби бирем үтәргә барабыз. Берсендә безне бик каты утка тоттылар. Егетләр мине ут эченнән алып чыкты, бөтен әйберем янып беткән. Алардан хат һәм хатынымның фотосы турында сорадым. Миңа: «Берни дә юк», - дип җавап бирделәр», - диде хәрби.
Госпитальгә эләккәч, Римлин Түбән Каманың «Донбасс волонтерлар берлеге»нә мөрәҗәгать иткән. Үтенече бик тә җитди булган – Серёжа белән Лераны табып, алар белән очрашырга ярдәм итү. Ир-ат өч ай хастаханәдә яткан һәм балаларга рәхмәт әйтү турында уйлаган. Ул кунакка, әлбәттә инде, бүләкләр белән килде. Бүләкләр арасында уенчыклар гына түгел, хәрби разведка флагы һәм шевроннар да бар иде. Балалар аңа йөрәк һәм йолдызчыклы беләзекләр бүләк итте. Шулай ук яңа рәсемнәр ясарга вәгъдә бирделәр.
«Мин безгә чып-чын солдат килер дип көтмәгән идем, куанычымның чиге юк», - диде Серёжа.
-
Россия Кораллы Көчләре сафларында килешү буенча хезмәт итү, шулай ук ташламалар, премияләр һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була. Россия Саклану министрлыгы белән килешүне республиканың теләсә кайсы шәһәрендә һәм районында төзергә була. Моның өчен 8 (800) 222-59-00 (Татарстан халкы һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен), 117 (Татарстан халкы өчен) телефоннарына шалтыратырга, хәрби комиссариатка яки туплау урыннарына килергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз